Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада блогер Рөстәм Нәбиев белән «Таулар аша юлларым» дигән очрашу була

Керү — ирекле, башлана — 16.00 сәгатьтә.

Омскида Казарма җимерелгән вакытта имгәнеп, аяксыз калган танылган блогер Рөстәм Нәбиев Түбән Камада яшәүчеләр белән очраша. Чара 20 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узачак. Бу хакта Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында хәбәр ителә.

«Таулар аша юлларым» дип аталган очрашуда ул үзе, тормыш юлы һәм ирешкән казанышлары хакында сөйләячәк. Керү — ирекле, башлана — 16.00 сәгатьтә.

Блогер шулай ук «Рубаха» инклюзив арт-кластерында һәм Яшь тамашачылар театрында да булачак.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Нәбиев — Эльбрус (5 642 метр) һәм Манаслу (8 163 метр) тауларына кулларына таянып менгән дөньядагы беренче кеше. «Минем эшчәнлегем кешеләргә мотивация бирә һәм халыклар арасында тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек, үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә», — ди блогер үзе турында.

РФ Президенты Владимир Путин Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевне Дуслык ордены белән бүләкләгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев