Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны төзекләндерү башланды
Быел барлыгы 44 шәһәр ишегалдын яңарту планлаштырыла.
Түбән Камада 2 апрельдән «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен ремонтлауга керештеләр. Беренчеләрдән булып эш Менделеев урамындагы 2 һәм 4 нче йортлар ишегалдында башланды.
Быел барлыгы 44 шәһәр ишегалдын яңарту планлаштырыла. Шулай ук Зур Афанасово, Трудовой бистәсе, Иске Чишмә авылында һәм Кама Аланында эшләр башкарылачак.
Быел Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 63 ишегалды үзгәртеп корыла, аларга 83 күпфатирлы йорт керә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев