Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада бер атнадан язгы каникуллар башлана

Ул 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

26 марттан Түбән Камада укучылар өчен күптән көтелгән язгы каникуллар башлана. Ул 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин язгы каникул көннәрендә балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирү, шулай ук файдалы ял һәм кызыклы чаралар оештыру бурычын куйды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте.

«Мәдәният, спорт идарәсе белән берлектә бу мәсьәләне хәл итүне сорыйм. Балалар өчен чаралар күп булырга һәм аларның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, — диде Рамил Муллин. — Авыл җирлекләре турында да онытмагыз, су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәк. Язгы каникуллар вакытында, балаларның иминлеге белән бәйле мәсьәләләрдә аеруча уяу булырга тиешбез».

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, Түбән Камада һәм районда ял итү чараларыннан тыш, су басу, җәмәгать урыннарында, өйдә һәм экскурсияләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәреләчәк.

«ЮХИДИ белән берлектә бездә «Язгы каникуллар» планы эшләнде, шуңа күрә балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә аерым игътибар биреләчәк. Риск зонасында булган балалар махсус контроль астында булачак. Профилактика структуралары гаиләләргә барачак һәм әңгәмәләр үткәрәчәк», — диде Айдар Гарифуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев