Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр арасында кибербуллинг турында фикер алыштылар

Очрашу башында белгеч катнашучыларны интернет-янауларның төрләре, Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

Түбән Каманың «Милосердие» үзәгендә Интернетта эзәрлекләү турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18 нче социаль участокта балалар һәм яшүсмерләр арасында кибербуллингны профилактикалау эше кысаларында «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Екатерина Аракчеева балигъ булмаганнар арасында дәрес үткәргән.

Очрашу башында белгеч катнашучыларны интернет-янауларның төрләре, Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре, күңелсез хәлләрне булдырмас өчен челтәр этикеты кагыйдәләре белән таныштырды.

Моннан тыш, «Галактика информационной безопасности» өстәл уены аша егетләр-кызлар Интернет-мошенниклыкның бер төре булган фишингның нәрсә икәнен белделәр, аның максаты — кулланучыларның конфиденциаль мәгълүматларына керү мөмкинлеге алу.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев