Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 8 еллык хезмәт стажы булган шәфкать туташы махсус хәрби операция урынына китте

Түбән Камада контрактчылар төркемен хәрби хезмәт урынына озаттылар.

10 кешедән торган төркем әзерлек үтү урынына китәчәк, аннары инде алар хезмәт урыннарына җибәрелә. Контрактчы ир-атлар арасында бер хатын-кыз да бар.

Гөлшат — 8 ел хезмәт стажы булган шәфкать туташы. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, Гөлшат — нык характерлы ханым. Үзе әйтүенчә, ул — куркып кала торган кеше түгел. Төрлечә булырга мөмкин булуын да бик яхшы аңлый, ләкин барысы да яхшы буласына ышана. 

Шәһәр хәрби комиссариаты каршында гадәттәгечә Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм руханилар чыгыш ясады.

«Нигездә, егетләр гадәттәгечә Төньяк флотта һәм ВДВда хезмәт итәчәк», — дип билгеләп үтте Газинур Ситдыйков.

Ел башыннан Түбән Камадан контракт хезмәтенә 450 дән артык кеше киткән. Аларның яртысы — соңгы өч айда. Хәзер Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр түләү каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев