Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 10 декабрьдә шәһәр советына өстәмә сайлаулар узачак

Бердәм тавыш бирү көнендә, 10 декабрьдә, Татарстанның 15 районында җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларына өстәмә сайлау узачак.

10 декабрьдә 7 нче Чабьинская бер мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советы депутатына өстәмә сайлаулар узачак. Җәй көне мандаттан Сергей Олюнин баш тарткан иде. ГАС «Выборы» мәгълүматлары буенча, үз кандидатураларын өч кеше тәкъдим иткән.

«Бердәм Россия» дән «ТАИФ-НК» генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча 50 яшьлек ярдәмчесе Владимир Гатунок тәкъдим ителде.

«Россия коммунистлары» мандатына «Никопрофснаб» ҖЧҖ директоры Николай Колосов дәгъва итә, аңа 49 яшь.

Шулай ук үз кандидатурасын Дәүләт Думасы депутатының 47 яшьлек ярдәмчесе Владимир Сурчилов (ЛДПР) тәкъдим итте.

7 нче Чабьинская сайлау округына Гагарин, Чабьинская, Спортивная, Менделеев урамнары һәм Вахитов проспекты буенча берничә торак йорт керә — якынча 13 мең сайлаучы.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 10 декабрьдә, Татарстанның 15 районында җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларына өстәмә сайлау узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев