Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкына автобусларның дача маршрутлары эшенең ни белән бәйле булуын аңлаттылар

Сезонлы маршрутлар контракт нигезендә 15 октябрьгә кадәр йөри.

Түбән Кама бакчачылары социаль челтәрләрдә бакчаларга автобуслар хәрәкәтен 1 ноябрьгә кадәр озайтуны сораган иде.

Алар шулай ук бакчаларда электр утын сүндерү вакытын да күчерергә кирәк дип саныйлар.

Башкарма комитетта билгеләп үтүләренчә, сезонлы маршрутлар контракт нигезендә 15 октябрьгә кадәр йөри. Автобусларның бакчаларга йөрү вакытының озынлыгы бакчаларга электр уты һәм су бирү белән бәйле.

Шуңа күрә бу автобусларның бакчачылар ширкәтләренә йөрү вакыты озайтыламы-юкмы — әлегә билгеле түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев