Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы хәрбиләргә һәм Лисичанск госпиталенә ун тонна ярдәм йөге җибәргән

«Татарстан гуманитаркасы. Түбән Кама» төркеме белән уртак йөк 17нчесе булды.

Кичә Түбән Камадан махсус операция зонасына ун тонна ярдәм җибәрделәр. Алгы сызыкка төзелеш кораллары һәм материаллары, генераторлар, тепловизорлар һәм башка күп нәрсәләр җибәрелгән. Йөкнең шактый өлеше Лисичанск госпитале өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә Түбән Кама районы матбугат хезмәте.

«Татарстан гуманитаркасы. Түбән Кама» төркеме белән уртак йөк 17нчесе булды. Түбән Кама һәм Чаллыда яшәүчеләрнең битараф булмавы сәбәпле шәһәрдән биш машинадан торган колонна юлга чыкты.

«Хәрбиләр өчен безнең ярдәмне тою никадәр мөһим икәнен беләм. Шуңа күрә без посылкаларны үзебезнең Ватаныбызны саклаучы Түбән Каманың һәр кешесенә җиткерергә тырышабыз. Һәркем үзенә кирәк булганны ала алсын өчен барлык гозерләр дә төгәл эшләнә, — дип язган Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин социаль челтәрләрдә. — Ярдәмне җыю һәм озату белән шөгыльләнүче активистларга зур рәхмәт белдерәм. Сезнең эшегез бәяләп бетергесез».

Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев