Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама хакимияте «тиз» һәм «акрын» шәһәр концепциясен эшли

Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Түбән Кама хакимияте шәһәрнең мастер-планын эшләү белән шөгыльләнүче Wowhaus Мәскәү архитектура бюросы белгечләре белән очрашты. Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Бүген Мәскәүдә «Wowhaus» командасы белән Түбән Кама концепциясе өстендә эшлибез. Шәһәр кешеләренә Кама янына бару мөмкинлеген ачу мөһим, матур урыннарны җәяүлеләр һәм велосипед маршруты белән берләштерәчәк «яшел боҗра» формалаштыруны карыйбыз», — дип язган ул.

Шулай ук Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, хакимият бюро белән берлектә «тиз» һәм «акрын» шәһәр вариантларын эшли. Шәһәр башлыгы шәһәр халкына бу мәсьәләдә аларның күзаллаулары белән уртаклашуны сорап мөрәҗәгать итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев