Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама хакимияте «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә мәктәпкә җыенырга ярдәм итү акциясе Түбән Камада ел да үткәрелә.

Уку елы башланырга ике атна вакыт калып бара. Хәзер ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль. Күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә мәктәпкә җыенырга ярдәм итү акциясе Түбән Камада ел да үткәрелә. Кичә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе администрациядә узды.

«Эшлекле дүшәмбе» игелекле эшләрдән башланды. Шәһәр җитәкчеләре мәктәп дәфтәрләре, каләмнәр, рюкзак һәм башка кирәк-яракларны алып килгән. Әйберләрдән тыш, акциягә үз өлешеңне акчалата да кертергә була иде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Түбән Камада ел саен үткәрелә. Администрациядәге җыю пунктын 32 нче гимназия волонтерлары оештырды.

Акциядә шәһәр мэры Рамил Муллин да катнашты. Берничә минут эчендә 20 мең сумнан артык акча, 10 рюкзак һәм күп төрле канцелярия товарлары җыелды.

Волонтерлар җыелган әйберләрне «Балалар һәм яшьләр иҗат сарае» на алып китте. Анда инде кирәк-яраклар бүленеп, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә тапшырылачак.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моны эшләү бик җиңел: мәктәп кирәк-яракларын теләсә кайсы мәгариф учреждениесенә кертергә мөмкин. Шулай ук шәһәр администрациясе бинасында 32 нче гимназия көче белән акча җыю өчен махсус куб урнаштырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев