Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама хакимияте Кызыл Чишмәдә экопарк төзелешенең туктап тору сәбәпләрен аңлатты

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин Кызыл Чишмәне реконструкцияләү планнары турында сөйләде.

Шулай ук «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында Түбән Кама мэры экопарк төзелешенең туктап тору сәбәпләрен атады.

«Парк бик кызыклы, яхшы урын. Төзелешнең беренче этабы эшләнде, икенче һәм өченче калды. Нигә без туктадыкмы? Аның янында Каракүл күле бар. Хәзер безнең бурыч — бу күлне чистарту һәм тирәнәйтү. Әгәр дә без моны эшләмәсәк, без аны 10-15 елдан соң югалтачакбыз. Күлне чистартканда, без ләм чыгарачакбыз. Шуңа күрә әлегә икенче һәм өченче этапларны кичектереп торабыз», — дип аңлатты Түбән Кама районы башлыгы.

Паркта берничә ел элек утыртылган һәм корыган агачларга килгәндә, быел аларны алыштырачаклар.

Хәзер шәһәр хакимияте Кызыл Чишмәне Түбән Каманың «визит карточкасы» итәргә ниятли. Муллин сүзләренчә, Изге чишмәне реконструкцияләүне сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

«Без «Изге чишмә — экопарк — Стахеев йорты» комплексы ясарга телибез һәм ул шәһәр халкының ял итү урыны булырга тиеш», — дип билгеләп үтте мэр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев