Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә яңа мәгълүмати продукт белән эшлиләр

Яңа программада эшләве күпкә уңайлырак һәм тизрәк.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе Татарстан сәламәтлек саклау системасына яңа мәгълүмати продукт кертү өчен сынау мәйданчыгы булып тора. Тест версиясе «Татмис» дип атала, аны кабул итү-диагностика һәм 2нче хирургия бүлекләренең табиблары һәм шәфкать туташлары куллана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программа пациентның цифрлы дубликатын булдырырга мөмкинлек бирә һәм Татарстанның барлык дәвалау учреждениеләреннән мәгълүматны бердәм базага берләштерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә эш сәфәренә килде. Очрашуда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре Алексей Огородников һәм Раушан Зарипов, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев катнашты.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев кунакларга проектның презентациясен тәкъдим итте, шуннан соң делегация Ашыгыч медицина үзәгенә юл тотты. Монда кабул итү бүлеге хезмәткәрләре тест программасы ярдәмендә медицина документларын ничек тутыруларын күрсәтте.

Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, яңа программада эшләве күпкә уңайлырак һәм тизрәк. Өстәвенә, табиблар яңа мәгълүмат продуктына үз тәкъдимнәрен дә кертә ала.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев