Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама урамнарыннан ике мең кубометрдан артык кар чыгарылды

6 декабрь көнне көндез шәһәрне кардан чистарту эшләре дәвам итәчәк.

Бер тәүлек эчендә Түбән Кама урамнарыннан 2 266 кубометр кар чыгарылган.

Магистраль юлларны җыештыру өчен беренче сменада 29 берәмлек махсус техника линиягә чыккан, икенче сменада — 15, диелә 6 декабрьдә шәһәрне җыештыру буенча көндәлек сводкасында.

Җәяүлеләр кичүләрен һәм тукталыш мәйданчыкларын җыештыруга «КПБ» МУП оешмасыннан 34 эшче җәлеп ителгән. Төнге сменада Түбән Камада Төзүчеләр проспекты, Студентлар урамы, Гайнуллин урамы, Тукай урамы һәм яр буе тәртипкә китерелде. 

6 декабрь көнне көндез шәһәрне кардан чистарту эшләре дәвам итәчәк. Ишегалды территорияләрен җыештыру өчен 44 берәмлек махсус техника, 506 җыештыручы чыга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев