Түбән Кама травматологы саф һавада актив ял вакытында имгәнүләрдән саклану чаралары турында сөйләде
Биш гади кагыйдә бар, ди ул.
Түбән Кама үзәк хастаханәсенең травматолог-ортопед табибы Ислам Кулиев саф һавада актив ял вакытында имгәнүләрдән саклану чаралары турында сөйләде. Бу хакта больницаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чаңгы, тимераяк, чана — болар барысы да яхшы, ләкин без пациентларга һәрвакыт акыл белән ял итәргә кирәк дип әйтәбез. Кышка аек баштан сөенергә кирәк! Исерек кешеләр вазгыятьне контрольдә тотмый», — дип билгеләп үтте беренче чиратта табиб.
Ә менә тауларда балаларын күзәтеп торучылар вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота. Өлкәннәрнең берәрсе өстә, ә икенчесе аста балаларга тиз генә юлдан китәргә ярдәм итеп торса - бик яхшы.
Имгәнү куркынычын киметү өчен биш гади кагыйдә бар:
- Алдагы төшүче читкә киткәнче, таудан төшмәскә;
- Таудан аска төшеп җитү белән читкә китәргә;
- Бозлы юлдан йөгермәгез. Бозда таеп китү һәм таудан аска төшүчеләр астында калу җиңел;
- Кар яисә боз тавына баскычлар белән җиһазландырылган махсус урында гына менәргә кирәк;
- Травматизмнан саклану өчен баскан һәм чүгәләгән килеш шуарга ярамый.
Моннан тыш, тауны сайлау һәм таудан шуу өчен кирәкле әйберләргә игътибарлы булырга кирәк. Травматологлар фикеренчә, иң куркынычы тюбинглар — алар бөтенләй идарә ителми һәм тормоз җайланмасы белән җиһазландырылмаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев