Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнә

8 сентябрьдә Түбән Камада һәм районда сайлау участоклары иртәнге 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

8 сентябрьдә Татарстанда республика Дәүләт Советына депутатларны сайлау узачак. Түбән Камада һәм районда йөзләгән сайлау участогы эшләячәк.

Хәзер тавыш бирүгә барысы да диярлек әзер. Участок сайлау комиссияләре инде төзелгән һәм сайлаучылар исемлекләрен ачыклыйлар.

«Сигезенче сентябрьнең 14 сәгатенә кадәр без өйдә тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итәбез», — дип билгеләп үтте 2183 нче сайлау участогы рәисе Михаил Мешалкин.

8 сентябрьдә Түбән Камада һәм районда сайлау участоклары иртәнге 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлыгы йөздән артык тавыш бирү ноктасы ачыла — 83е шәһәрдә, 33е районда. Һәркайсында күңел ачу программасы: авыл хуҗалыгы ярминкәләре, китап күргәзмәләре оештырылачак. Шулай ук Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» акциясе игълан ителде, сайлаучыларның автомобиль оту мөмкинлеге булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев