Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама татар драма театрында беренче тапкыр тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде

Мондый социаль хезмәт хәзер театрда даими нигездә һәм бөтенләй бушлай үткәреләчәк.

Түбән Кама татар драма театрында беренче мәртәбә күрмәүче һәм начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде.
Күрмәүче тамашачыларга актерларның сәхнәдә нәрсәләр эшләүләре, аларның нинди булулары, нинди кием киюләре турында наушниклы җайланма ярдәмендә сөйләп тордылар.

«Күрмәүче тамашачылар, залда утырып, спектакльне наушниклар ярдәмендә кабул итә ала. Тифлокомментарий бирү — ул сәхнәдә барган вакыйгаларны, спектакль сценографиясен кыска итеп сурәтләү, актерларның нишләүләрен, аларның киемнәре турында сөйләү», — дип аңлатты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлүсә Закирова.

Артистлар Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Гөргери кызын бирә» музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр. 

Мондый социаль хезмәт хәзер театрда даими нигездә һәм бөтенләй бушлай үткәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев