Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама студенты хәрбиләр өчен беләзекләр үрү буенча дәрес үткәрде

Мастер-класста әтиләре МХО урынында булган студентлар катнашты.

Түбән Каманың агросәнәгать көллияте студенты Богдан Елфимов махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен махсус беләзекләр үрү буенча дәрес үткәрде.

Мастер-класста әтиләре МХО урынында булган студентлар катнашты.

Директорның тәрбия буенча киңәшчесе сөйләвенчә, студентлар беләзекләрне паракорд дигән материалдан үрәләр. Бер беләзекнең озынлыгы 3×4 метр тәшкил итә.

«Тактик беләзекләр яки исән калу беләзекләре — яралыларга жгут салу, кер киптерү, носилкалар ясау өчен кулланыла», — дип аңлатты ул.

Барлык ясалган беләзекләр МХО зонасындагы сугышчыларга Түбән Кама районының солдат әниләре комитеты рәисе Татьяна Абрамова җитәкчелегендә җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев