Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама Сабантуенда чит шәһәрләрдән килгән көрәшчеләр катнашачак

Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Быел Түбән Кама Сабантуенда башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән көрәшчеләр катнашачак.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Дуслар, быел көрәшкә башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән атаклы көрәшчеләр киләчәк, күрше Чаллыдан гына да 10нан артык атлетны көтәбез!!!» — дип язган җитәкче.

Көрәшләр өч келәмдә, алты үлчәү категориясендә өлкән ир-атлар, яшүсмерләр арасында яшь буенча берничә категориядә узачак. Бер үлчәүдә 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар көрәшәчәк, дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе. Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Көрәш көн уртасында башланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев