Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районының Ширәмәт авылы хастаханәсенең 1 нче катында капиталь ремонт эшләре тәмамлана

Хастаханә пациентларны сентябрьдә кабул итә башлаячак.

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында участок хастаханәсен капиталь ремонтлауның беренче этабы тәмамлана. Бу хакта Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта хастаханәдә төзүчеләр бинаның беренче катын тулысынча яңарткан: яңа тәрәзәләр урнаштырганнар, стеналарны буяганнар, идәннәрне яңартканнар. Су белән тәэмин итү, җылыту, яктырту, электр челтәрләре ремонтланган. Түбә дә тулысынча яңартылган.

Шулай ук эшчеләргә санузеллар урнаштыруны тәмамларга, мебель һәм медицина җиһазлары алып килергә кирәк.

Хастаханә сентябрьдә пациентларны кабул итү өчен ачылачак. Беренче катта гомуми практика табибы, педиатр, гинеколог һәм стоматолог кабинетлары булачак.

2024 елда капиталь ремонт хастаханәнең икенче катында алып барылачак, анда киләчәктә гериатрия ярдәме күрсәтъ планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев