Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районының Прости авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылган.

Түбән Кама районының Прости авылында ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды.

«Су басканнан соң төркем һәм йокы бүлмәсе тулысынча чистартылды һәм тәртипкә китерелде», — дип сөйләде балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы Елена Астахова.

Эшләр Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән башкарылды. Сүз уңаеннан, бүген аннан тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Өстәл уеннары балаларның игътибарын шунда ук җәлеп итте. Ремонтта шәһәр Советы депутаты Александр Умников, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова да һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Башка актив гражданнар да ярдәм итте.

Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылган. Соңрак Айдар Метшин үзенең социаль челтәрләрдәге битендә билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы ачылу үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын яхшырту өчен кирәкле адым булды. Һәм, иң мөһиме, бу эш дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев