Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районының ике амбулаториясендә капремонт төгәлләнде

Объектлар беренчел звеноны модернизацияләүнең республика программасы кысаларында яңартылган.

Түбән Кама район хастаханәсенең Кызыл чишмә һәм Олы Афанас табиб амбулаторияләрендә капиталь ремонт төгәлләнде.

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектлар беренчел звеноны модернизацияләүнең республика программасы кысаларында яңартылган.

Үзгәртеп коруга 12 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Эшләр барышында стеналар буялды, процедура кабинетларында яңа плиткалар салынды, түшәмнәр һәм идәннәр үзгәртелде, сантехника тулысынча алыштырылды, шулай ук керү төркемнәре һәм навигация яңартылды.

Моннан тыш, амбулаторияләрдә уңайлы мохитне оештыру буенча бөтен комплекслы эшләр башкарылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев