Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында рапс мае җитештерү производствосы ачылды

Җитештерү производствосы бер айдан артык элек ачылган.

Түбән Кама муниципаль районы Югары Уратма авылында рапс мае җитештерү производствосы ачылды. Бу эш белән «Агромолл» авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә. Җитештерү производствосы бер айдан артык элек ачылган, хуҗалык 4,5 мең тонна рапс суктырган һәм аны складка салган. Бүгенге көндә 250 тонна рапс мае җитештерелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җитештерүчеләр сөйләвенчә, рапс мае — иң файдалысы, Е витаминына һәм май кислоталарына бик бай, алар кан тамырларын ныгытуга һәм кандагы холестерин дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә.

Башта рапсны тупас чүп-чардан чистарталар. Аннары чимал өстәмә җылытусыз май ясау прессына керә, анда ул кысыла. Шуннан соң майны фильтрлауга җибәрәләр. Җитештерү калдыксыз, барлык алынган түп терлекләр өчен катнаш азык булдыру өчен кулланыла.

Хәзерге вакытта җитештерүдә өч пресс эшли, көненә һәркайсы аша 12 тонна рапс үтә. Предприятие тәүлек буе эшли.

Җитештерүне алга таба да киңәйтү, майларның яңа төрләрен булдыру планлаштырыла, шулай ук складны җиһазлау буенча да эшләр алып барыла.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев