Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында корылык һәм кыраулар аркасында 1300 гектарга якын күпьеллык үлән һәлак булган

Шулай да, кышлауга әзерлек яхшы бара.

Май аендагы салкыннар, һәм хәзерге корылык Түбән Кама районында терлек азыгы әзерләүгә барырга тиешле 1300 гектар күпьеллык үләннәрне һәлак итте.

Шулай да, кышлауга әзерлек яхшы бара, кукуруз һәм судан үләне яхшы үсентеләр биргән.

«Кызганыч, −10..-12 градуска кадәр булган май салкыннары үз нәтиҗәләрен күрсәтте. Район буенча күпьеллык үләннәрнең һәлак булуы 1300 гектарга якын булды», — ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Әмма бүгенге көндә 16 мең тонна сенаж, 15 мең тонна печән әзерләнгән, 36 гектар язгы культуралар, 7 мең гектар көзге культуралар чәчелгән. 

Моннан тыш, аграрийлар 2 мең гектардан артык кукуруз утырткан. Аны микроэлементлар белән тукландырганнар инде. 3 мең гектар кукуруз силос әзерләүгә, тагын мең гектар ашлыкка чәчелгән. Шулай ук 600 гектардан артык судан үләне чәчелгән.

«Судан үләне ким дигәндә 150-200 центнер яшел масса бирә. Печән, сенаж, силос әзерләргә була — барысы да азык запасын тулыландыру өчен», — дип билгеләп үтә Нигъмәтҗанов

Үләннәрне беренче кат чабу тәмамланды, тиздән икенче катка керешәчәкләр. Аграрийлар үсемлекләр һәлак булган басуларны кабат эшкәртеп, киләсе елга көзге яки язгы культуралар, сабан яки рапс чәчәргә ниятли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев