Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында яңа ФАПлар 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк

Заманча ФАПлар барлык кирәкле таләпләргә һәм нормаларга туры килә.

2023 елда Түбән Кама районының Колмакчы, Түбән Чаллы һәм Наримановка авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка киләчәк.

Заманча ФАПлар барлык кирәкле таләпләргә һәм нормаларга туры килә, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.

Яңа сәламәтлек саклау объектларында процедура кабинетлары, шулай ук халыкны кабул итү кабинетлары бар. Аларда санитар бүлмәләр дә каралган. Колмакчы авылында барлыкка киләчәк ФАП 174 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр ителә. Түбән Чаллы авылында 158 пациент күзәтеләчәк. Наримановка авылында 107 кеше үз йорты янында беренчел медицина ярдәме ала алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев