Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең 100 яшльлек юбилеен билгеләп үтте

Түбән Кама районының Колмакчы авылында бу уңайдан бәйрәм оештырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мирсәяф Камалов бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Үзенең 100 яшен ул якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре арасында каршылады. Түбән Кама районының Колмакчы авылында бу уңайдан бәйрәм оештырылды.

Ветеран элеккечә актив тормыш рәвеше алып бара. Хоккей һәм футбол карый, вакыт-вакыт газета-журналлар өчен яза, укырга ярата.

«Авылда барысы да мине хөрмәт иттеләр, бик хөрмәт иттеләр, яхшы эшләдек. Бригадалар терлекчелек буенча да, сөт буенча да алдынгы иде. Мин пенсиягә чыкканчы диярлек бригадир булдым», — дип искә ала юбиляр.

Мирсәяф Камалов 35 ел колхозда бригадир, аннан 10 ел агротехник булып эшли. Аның күкрәге медальләр белән тулы, һәркайсының үз тарихы бар. Иң төп орденнар — фронт орденнары. Ул 18 яшендә фронтка китә, Владивостокка җибәрелә, Тын океан флотының яр буе артиллерия оборонасының 3 нче полкында хезмәт итә. Өйгә 1947 елда гына әйләнеп кайта.

Колмакчы авылы мәдәният йортында аның хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә 100 яшьлек юбилярны алкышлар белән каршы алдылар. Биредә аның туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды. Кунаклар арасында шәһәр һәм район администрациясе, шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре дә бар иде.

Мирсәяф Камалов хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерә. Алар бергә 62 ел яши. Бүген аның горурлыгы һәм шатлыгы — 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев