Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында балалар өчен палаткалы лагерьның чираттагы сменасы ачылды

Палаткалы лагерьда балалар белән төрле белгечләр шөгыльләнде.

Түбән Камада 40 бала палаткалы «КвантумКемп» лагеренда булды.

Хакимиятнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, балаларны «Кванториум» балалар спорт комплексы педагогларыннан онытылмаслык мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, Ширәмәт авылына поход, спорт уеннары һәм ярышлар, конкурслар, мастер-класслар һәм квизлар көтә.

Палаткалы лагерьда балалар белән төрле белгечләр шөгыльләнде. Мәсәлән, 3Д модельләштерү, нанотехнологияләр, робототехника, спорт.

Шулай ук профилактик эш кысаларында, балалар белән полиция инспекторы Дмитрий Казаков очрашты.

«Балалар игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Алда аларны кызыклы очрашулар көтә», — диде ВКонтакте социаль челтәре сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

Фото: Соцчелтәрләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев