Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында бакча ширкәтләренә һәм Дмитриевка авылына газ үткәрделәр

Сигез километр озынлыктагы газ челтәре социаль газлаштыру программасы буенча төзелгән.

Түбән Кама районында бакча ширкәтләренә һәм Дмитриевка авылына газ җибәрү тантанасы булды. Бүгенге көндә авылда 218 йорт бар, шуларның 117сендә кешеләр даими нигездә яши.

Сигез километр озынлыктагы газ челтәре социаль газлаштыру программасы буенча төзелгән.

Газ бүлү челтәре Дмитриевка авылында һәм «Чайка» белән «Строитель» бакчачылыкларында барлыгы 550 йортны газга тоташтыру мөмкинлеге тудыра. Кулланучыларны ышанычлы газ белән тәэмин итү өчен өч газ бүлү пункты файдалануга тапшырылган.

Чарада видеоэлемтә форматында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген республика, Түбән Кама районы өчен мөһим вакыйга. Быел без районда инде икенче газ объектын эшләтеп җибәрәбез. Гомумән алганда, безнең җитәкчелеккә, Президент Владимир Путинга бу программа өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев