Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында авылларны үстерү концепциясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм район администрациясе вәкилләре катнашты.

Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авыл җирлегендә күчмә киңәшмә узды.

Анда авыл җирлекләре башлыклары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм район администрациясе вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында алар Кызыл Чапчак авылында урнашкан шәхси завод эшчәнлеге белән таныштылар.

Югары Чаллы авылында балалар бакчасы, мәктәп биналарын, авыл китапханәсе һәм ФАП урнашкан мәдәният йортын карадылар. Шулай ук үзара салым программасы буенча төзекләндерелгән зират территориясендә булдылар.

Күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча агымдагы проблемалар, авылларны үстерү концепциясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев