Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында 20 ноябрьгә милек салымын түләү 53 процент тәшкил иткән

Милек салымнарын түләүнең соңгы срогы — 2023 елның 1 декабре.

20 ноябрьгә Түбән Кама районы халкы физик затлар милкенә 326 млн сум салым яки исәпләнгән сумманың 53 процентын түләгән.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Россия Федераль салым хезмәтенең 11 нче районара инспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Абакумов хәбәр итте.

Ул исәпләнгән милек салымнары суммасының артуын билгеләп үтте. 2022 елда шәһәр һәм район салым түләүчеләренә милек салымнары буенча 613 млн сум исәпләнгән, бу 2021 елга караганда 15 процентка күбрәк.

Исегезгә төшерәбез, милек салымнарын түләүнең соңгы срогы — 2023 елның 1 декабре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев