Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында 174 кеше ФАП ачылуын көтә

Яңа ФАП барлык нормаларга һәм таләпләргә туры киләчәк

Түбән Кама районының Кулмакса авылында яшәүче 174 кеше модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамлануын көтә. 

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта модуль конструкция җыелган. Эшчеләр бинаның нигезен бетон белән тутырырга әзерли, ә аннан соң бизәү эшләренә керешәчәкләр. Төзелешкә 8,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Яңа ФАП барлык нормаларга һәм таләпләргә туры киләчәк: анда процедура кабинеты, халыкны кабул итү кабинеты, санитар бүлмә каралган.

ФАПка беркетелгән 174 кешенең 7се балалар булуы билгеле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев