Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы ашлык суктыру буенча алдынгы урында

Районда бөртеклеләр мәйданының 40% тан артыграгы суктырылган.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Түбән Кама районын бөртеклеләрне җыю буенча алдынгылар рәтендә дип атады.

Түбән Кама, Аксубай, Кайбыч, Алексеевск районнарында бөртеклеләр мәйданының 40% тан артыграгы суктырылган — дип хәбәр итте министр шимбә киңәшмәсендә. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Соңгы белешмәләр буенча республикада урып-җыю кампаниясе кысаларында 397 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу планнан 30% тәшкил итә. Барлыгы 1 млн 235 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарына 31 центнердан артып китә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев