Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама политехника көллиятендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең бүлекчәсе ачылды

Чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин, «Алдынгылар хәрәкәт»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов бар иде.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәт»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Түбән Камага килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Визит кысаларында Тимур Сөләйманов Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә булды, анда Россия балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәте» нең бүлекчәсен ачу тантанасында катнашты. Чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин да бар иде.

«Яшьләрнең инициативалы булуы бик мөһим. Бүгенге чараны балалар үзләре әзерләгән. Җитәкчеләргә һәм остазларга яшьләргә иҗат итәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт. Шәһәребезнең киләчәге шундый яшь һәм энергияле түбәнкамалылар кулында», — диде Рамил Муллин.

«Без «Алдынгылар хәрәкәте» нең политехника көллиятендә барлыкка килүенә бик шат. Ул фикердәшләрне берләштерсен, сез үз киләчәгегезне формалаштыруда актив катнашыгыз. Сез — үсешкә омтылучылар. Сез монда яңа дуслар табарсыз, көллиятегезне һәм шәһәрегезне яхшы якка үзгәртерсез, дип өметләнәбез», — диде Тимур Сөләйманов.

Ачылу тантанасыннан соң, кунакларга көллият буйлап экскурсия үткәрелде. Шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» штабы да күрсәтелде, анда студентлар аралаша һәм идеяләр белән уртаклаша ала. Музейда да булдылар, анда күп кенә тарихи экспонатлардан тыш, Евгений Королевның эш урыны да тәкъдим ителгән.

Аннан соң кунаклар Түбән Кама педагогика көллиятендә булды. Анда Рамил Муллин һәм Тимур Сөләйманов педагогика училищесының беренче директоры Евгения Тупиковага багышланган күргәзмәне карады. Көллиятнең актлар залында Түбән Кама урта махсус уку йортлары студентлары — «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашу узды.

Визит ахырында «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сарае белән танышты, анда түгәрәк өстәл узды. Хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Түбән Камада һәм районда «Алдынгылар хәрәкәте»н алга таба үстерү планы турында фикер алыштылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев