Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама муниципалитетына яңартылган спорт һәм социаль объектлар тапшырылды

Объектларны шәһәргә тапшыруның төп максаты — барлык түбәнкамалылар өчен спорт объектларының мөмкинлеген арттыру.

СИБУР Түбән Каманың спорт һәм социаль объектларын реконструкцияләүгә 700 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, компания муниципалитетка предприятие балансында булган «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексын, «Алмаш» тренировка базасын, «Факел» спорт залын һәм «Социаль үсеш идарәсе» базасын (булачак «Креатив индустрияләр үзәге») бушлай тапшырды.

Барлык объектларның базар бәясе 200 млн сумга якын. Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән килешү нигезендә компания паритет нигезендә әлеге объектларны реконструкцияләүне финанслый. Барлык эшләрнең бәясе якынча 1,4 млрд сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта «Факел»ны капиталь ремонтлау тәмамланган, «Дружба» да, «Алмаш»та һәм «Креатив индустрияләр үзәге»ндә эшләр тәмамлану алдында тора. Объектларны ремонтлаудан тыш, комплексларны төзекләндерү һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча эшләр башкарыла.

Объектларны шәһәргә тапшыруның төп максаты — барлык түбәнкамалылар өчен спорт объектларының мөмкинлеген арттыру. Нәтиҗәдә, бөтен спорт инфраструктурасы белән идарә итү шәһәрнең башкарма комитетына күчә: Түбән Каманың социаль инфраструктурасы һәм социаль үсеше белән идарә итү процессы тулысынча үзәкләштерелә. Шул ук вакытта спортның барлык төрләре дә сакланачак, ә яшь спортчыларны әзерләү яңа дәрәҗәгә чыгачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев