Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры «Все СВОи» телемарафоны барышында контрактчыларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде

17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.

Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Все СВОи» телемарафоны эфирында җирле хакимиятнең контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Бу — закон кысаларында без күрсәтә алган барлык муниципаль хезмәтләр — транспорт карталары да, мәдәни, спорт, яшьләр учреждениеләренә бушлай йөрү дә. Быел 1200 транспорт картасы бирелде, бүген бездә 700дән артык бала бушлай туклана, 100гә якын бала лагерьда ял итте», — дип сөйләде шәһәр һәм район башлыгы.

Ул шулай ук ялга кайткан сугышчылар белән даими очрашулар турында сөйләде. Бу очрашуларда алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Без һәрвакыт ялга кайткан егетләр белән очрашырга һәм аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Бу, мәсәлән, МХО зонасында кирәк булган махсус җиһазлар булырга мөмкин, гаиләгә кагылышлы сораулар: кемгәдер балалар бакчасы белән ярдәм итәргә, кемгәдер мәктәп белән, кемнеңдер ата-анасына ярдәм кирәк».

«Гомумән, без барлык сорауларны хәл итәргә тырышабыз дип саныйм», — дип нәтиҗә ясады Рамил Муллин.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев