Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры: Стахеевлар утарын торгызу өчен 300 млн сум кирәк булачак

Түбән Камада Стахеевлар утары XIX гасыр архитектурасының бердәнбер үрнәге булып тора.

Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин Стахеевларның Красный Ключ бистәсендәге утарында булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, мәсьәлә кардиналь карарлар таләп итә, чөнки бинаны торгызу 300 миллион сумга төшәчәк.

«Бүгенге көндә танылган сәүдәгәрнең балалары яшәгән йорт файдаланылмый. Бу объект шәһәр файдасына эшләргә, Түбән Кама халкын һәм кунакларны сөендерергә тиеш. Тарихны белү генә түгел, аның һәйкәлләрен сакларга да кирәк», — дип ассызыклады мэр.

Түбән Камада Стахеевлар утары XIX гасыр архитектурасының бердәнбер үрнәге булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев