Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры Рамил Муллин мобилизацияләнүче гаиләсен бала туу белән котлады

Яшь гаиләнең кызлары туды.

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гаилә башлыгы Никита хәзерге вакытта ялда. Ул яңа туган кызын һәм хатынын бала тудыру йортыннан каршы алды.

Бәхетле гаиләне беренчеләрдән булып, Рамил Муллин котлады һәм акчалата сертификат бүләк итте: «Мин бүген Түбән Каманың яңа кешесен — яклаучыбызның кызын күрүемә шатмын! Никитага — исән-сау өйгә кайтырга, Софиягә бәхетле әни булырга язсын, ә кечкенә кызга сәламәтлек телим».

Гаилә башлыгы хәзер МХО зонасында хезмәт итә. Аны 2022 елның октябрендә мобилизацияләгәннәр. Күптән түгел ул ялга кайткан. 

Чәй эчкәндә район башлыгы Рамил Муллин яшьләр белән сөйләште, яшь әнинең хәлен белеште. Ир белән хатын хәрбине хезмәт урынына илтүче машина белән ярдәм күрсәтүне сорады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев