Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мәктәпләре яңа электрон системага күчте

Яңартылган платформа «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭМ) базасында яңа сервислар белән баетылды.

Татарстанның барлык мәктәпләре 2024 елның 9 гыйнварыннан модернизацияләнгән «ТР Электрон мәгариф» мәгълүмат системасына күчте.
Яңартылган платформа «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭМ) базасында яңа сервислар белән баетылды.

«Модернизацияләгәндә «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисларын кулланабыз. Анда бик күп вариантлар һәм яңа юнәлешләр бар. Мондый интеграция ярдәмендә без үз платформабызны яңартабыз. Укытучыларга отчетларны тапшыру җиңелрәк булачак, бөтен мәгълүмат бу системада тупланачак», — дип аңлатты ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин.

2023 елның августында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләр кертүгә юнәлдерелгән чаралар буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ Татарстан мәктәпләрендә «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасының төбәк сегменты буларак МЭМ сервисларын кертүгә юнәлдерелгән.

edu.tatar.ru адресы буенча «ТР Электрон мәгариф» системасы 2009 елда эшли башлый һәм шуннан бирле җитди искергән, шуңа күрә аны масштаблы модернизацияләү турында карар кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев