Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мәчетләрендә ислам нигезләре буенча курслар башлана

Үзәк мәчет барлык теләүчеләрне чакыра.

7 октябрьдән Түбән Кама һәм район мәчетләрендә ислам нигезләре һәм дини тәрбия, шулай ук гарәп теле һәм әлифбасын өйрәнү курслары старт ала.

Курслар 3 елга исәпләнгән. Теләүчеләр иртәнге яки кичке дәресләргә языла ала.

Хатын-кызлар һәм ирләр төрле кабинетларда белем алачак. Үзәк мәчет барлык теләүчеләрне чакыра, шулай ук балалар өчен курслар оештыра. Белешмәләр өчен телефон: +7 (8555) 36-07-36.

«Иртән — 9дан 12гә кадәр, кичен — 20дән 21 сәгатькә кадәр. Шулай ук «Ихлас» үзәгендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп яшендәге балалар өчен дәресләр оештырылган. Теләге булган барлык түбәнкамалыларны бу вакыттан файдаланырга чакырабыз, җәй тәмамланды, үз диннәрен өйрәнү өчен күбрәк буш вакыт барлыкка килде», — дип билгеләп үтте «Җәмигъ» мәчетенең икенче имамы Булат хәзрәт Баһаветдинов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев