Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама көллиятендә янгын иминлеге буенча белгечләр әзерлиләр

Ижевск финанс-юридик көллиятенең Түбән Кама филиалы базасында өченче ел рәттән янгынга каршы хезмәт кадрлары әзерләнә.

Яңа уку елында «Янгын иминлеге» белгечлеге буенча тагын 12 егет һәм кыз курсант булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең отряд менә инде 55 ел Түбән Кама сәнәгать комплексының, илебезнең нефть эшкәртү флагманының, янгын иминлеге сагында тора. Тормышларын янгын сүндерү һәм аларга каршы көрәшкә багышларга теләүчеләргә без гамәлдәге янгын сүндерү-коткару частьләрендә эшкә урнашуны тәкъдим итәргә әзер. Лаеклы белгечләр булыгыз һәм безнең янгын сүндерүчеләр сафына басыгыз!», — дип мөрәҗәгать итте студентларга Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре Түбән Кама филиалы отрядының оештыру, әзерләү һәм янгын сүндерү бүлеге башлыгы Анатолий Кондовой.

Көллияткә яңа килүчеләр кызгылт сары төстәге беренче погоннарын алды. Дүрт елга якын укыган курсантлар строй әзерлеген үзләштерә, янгын сүндерү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр ала, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнә.

Фото: https://tat. e-nkama. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев