Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама яшьләр проектлары 3 млн сумлык грантлар алачак

Түбән Кама районыннан өч миллион сумнан артык дүрт проект җиңде.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсына йомгак ясалды.

Түбән Кама районыннан өч миллион сумнан артык дүрт проект җиңде, дип хәбәр итә яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәте.

Әйтик, «Эйдос» үзәге «Берга булыйк» проекты өчен 400 мең сум акча алачак, «Камский Артек» үзәге «Яшүсмерләр һәм яшьләрнең иҗади профиль сменасы» өчен 1,2 млн сумлык грантка лаек булды, «Добро штаб» — «Центр содействия молодежи НМР РТ» проекты өчен 500 мең сум акча алачак, «Ковер» үзәге креатив индустрияләрне үстерү буенча «Мәдәни АРТ» проекты өчен бер миллион сумлык грант яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев