Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама фермерларына грантлар һәм субсидияләр турында сөйләделәр

2023 елда Татарстан фермерлары «Агростартап» программасы буенча 160 млн сумга якын грантлар алган.

Үз хуҗалыгыңны ничек үстерергә, ә иң мөһиме — нәрсә хисабына. Казан белгечләре Түбән Кама районы аграрийларына фермерлар өчен гамәлдәге дәүләт программалары, яңа закон нормалары турында сөйләделәр.

Шулай ук грантның субсидиядән нәрсә белән аерылып торуын, агробизнесны булдыру яки киңәйтү өчен акчалата түләүләр алу өчен документларны ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлаттылар.

Шул ук вакытта, җыелганнарга грант акчалары исәбенә законсыз баерга тырышкан очракта җаваплылык турында да искә төшерделәр.

2023 елда Татарстан фермерлары «Агростартап» программасы буенча 160 млн сумга якын грантлар алган, аның кысаларында үз КФХлары өчен мөгезле эре терлек үрчетүгә 5 млн сумга кадәр яки башка эшчәнлек төрләренә 3 млн сумга кадәр грантлар алырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев