Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама Белгород өлкәсенең эвакуацияләнгән халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрде

Җыюны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге оештыра.

Түбән Кама 16 июньдә Белгород өлкәсенең эвакуацияләнгән халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрде.

Җыюны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге оештыра. Кыска вакыт эчендә Түбән Кама халкы өч тонна йөк җыйган: савыт-саба, урын-җир, азык-төлек, балалар азыгы, гигиена чаралары һәм хәтта көнкүреш техникасы.

Ярдәм җыю дәвам итә, әйберләрне Химиклар проспекты, 72б адресы буенча микрорайонның иҗтимагый үзәгенә һәм Студентлар урамындагы 9 нчы йорттагы «Бердәм Россия» бүлегенә китерергә мөмкин.

Бер атнадан соң алар гуманитар ярдәмнең икенче партиясен җибәрергә планлаштыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев