Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама балаларыннан рәсем алган сугышчы бакчага очрашуга килгән

Очрашу 22нче балалар бакчасыкда үтте.

Түбән Каманың 22 нче балалар бакчасында МХО урыныннан ялга кайткан хәрби белән очрашу узды.

6 һәм 7 нче микрорайоннарның СТОС рәисе Лариса Орлова белән бергә ул, хәрби операция урынына рәсемнәрен җибәргән 4нче төркем балалар белән очрашты. 

Шушы рәсемнәрнең берсен түбәнкамалы да алган, шуңа күрә ялга кайткач, ул балаларга кунакка барырга булган.

«Сез ясаган бер рәсем гел минем белән бергә фронтта булды. Ул миңа ярдәм итте. Безгә ешрак языгыз, сездән хатлар алу бик рәхәт», — дип билгеләп үтте сугышчы һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама халкы даими рәвештә махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрә. Азык-төлек, кием, шәхси гигиена чаралары һәм кирәкле җиһазлардан тыш, посылкаларга балалар хатлары һәм рәсемнәр дә салына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев