Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама балалар лагерьларында беренче сменада 1,3 меңнән артык бала ял итте

Лагерьларда тагын өч җәйге смена үтәчәк.

Түбән Кама районының балалар лагерьларында беренче смена тәмамланды. Район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Юность», «Чайка», «Камский Артек» һәм «Заря» лагерьларында 1,3 меңнән артык бала ял иткән.

«Беренче смена вакыйгаларга бай булды һәм барлык балаларга якты тәэсирләр һәм яңа дуслар бүләк итте. Смена программасында мастер-класслар, спорт чаралары, интеллектуаль уеннар һәм иҗат кичәләре каралган иде», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Лагерьларда тагын өч җәйге смена үтәчәк. Быел Түбән Каманың стационар, палаткалы һәм мәктәп яны лагерьларында барлыгы 11 меңнән артык бала ял итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев