Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама артистлары Түбән Новгородта I Идел буе Сабан туенда катнаша

Идел буе Сабан туе якшәмбе көнне, 9 июльдә, Түбән Новгород шәһәренең Автозавод паркында узачак.

Түбән Кама делегациясе кичә Түбән Новгородка I Идел буе Сабан туен уздырырга китте. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

I Идел буе Сабан туе якшәмбе көнне, 9 июльдә, Түбән Новгород шәһәренең Автозавод паркында узачак. Анда 40тан артык төбәктән делегация килүе көтелә.

Сабан туе паркның берничә мәйданчыгында узачак. Программада — Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективлары чыгышлары. Кунаклар татар кухнясының традицион ризыкларын татып карый һәм милли спорт көрәше, гер спорты, бүрәнәдә капчыклар белән көрәш, аркан тарту, горизонталь һәм вертикаль багана буенча менү кебек спорт ярышларында катнаша алачак. Кайбер бәйгеләрдә бүләкләр каралган.

Милли ишегалдында кунакларны традицион хуҗалык белән таныштырачаклар. Бирегә килүчеләр татар кул эшләрен (тегү, агач эшкәртү, киез итек ясау һ.б.) өйрәнә ала. Китапханә кибете кунакларны татар әдәбияты белән дә таныштырачак.

Төп мәдәни чаралардан тыш, Сабантуй программасына Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазинның «Туган җир күп тавышлы» рәсемнәр күргәзмәсе дә керә.

Шул ук көнне I Идел буе Сабантуе кысаларында, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Түбән Новгород мөхтәсибәте) Ярминкә мәчетенә таш салу тантанасын үткәрә.

I Идел буе Сабан туен Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәте, Түбән Новгород администрациясе, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы администрациясе, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештыра, диелә хәбәрдә.

Фото: Түбән Кама районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев