Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Техника — әзерлек сызыгында

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында авыл хуҗалыгы техникасының урыпҗыю кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кызу чор башлана — 23 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне һәм ун мең гектардан артык мәйданда техник культуралар уңышын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. 

Комбайнчылар үзләренә беркетелгән техниканы урып -җыю эшләренә кыш буе әзерләгәннәр. «Прикамский» компаниясе балансында барлыгы сигез комбайн бар. Машиналар барысы да заманча. Урыпҗыюга керешкәнче, аларның сезонлы эшкә тулысынча әзер булуына инанырга кирәк. 

Тикшерүчеләр һәр нәрсәне җентекләп карыйлар, бер генә кимчелекне дә күз уңыннан читкә җибәрмиләр. Бигрәк тә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренә зур игътибар бирелә. 

«Техникага югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелергә; янгын сүндерү, электр җиһазлары, суыту һәм майлау системалары — барысы да яхшы хәлдә булырга тиеш», — дип билгеләп үтте «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча урынбасары Руслан Рамазанов. 

Быел урып-җыю җиңел булмаячак, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре. Көннәрнең эссе торуы һәм явым-төшем булмау сәбәпле, чәчелгән культуралар тәбәнәк үскән, шуңа күрә комбайнчылар алдында торган төп бурыч — уңышның бер бөртеген дә югалтмау. Шуңа бәйле рәвештә, техниканың герметиклыгын аеручы яхшылап тикшерү зарур.

Рамил Мәрданшин инде ун ел комбайнчы булып эшли икән. Быел аңа уңышны үзебезнең илдә җитештер елгән яңа техникада урып-җыярга туры киләчәк. Бу машинаның уңай яклары бик күп. Комбайн чит илнекеләрдән бер ягы белән дә ким түгел. Тәҗрибәле механизаторның урак өсте уңышлы узачагына ышанычы зур. 

Быел кырларда комбайннарны зур тизлектә куарга туры килмәячәк, чөнки тизлек режимы катгый күзәтеләчәк, диләр җаваплы белгечләр. 

«Гомумән алганда, район механизаторлары үз эшләренә бик җаваплы караган, техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә. Быелгы урып-җыюда район кырларында 61 комбайн эшләячәк. Безнең алда 23 000 гектардан артык бөртеклекузаклы һәм 11 000 гектарга якын техник культураларны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Һава шартлары уңайлы булып, игеннәрне үз вакытында җыеп алырга, бәрәкәтен күрергә насыйп булсын!» — ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. 

Шулай ук, район хуҗалыкларында инде хәзердән, көзге культуралар чәчү өчен мәйданнар әзерли башладылар. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 16 мең тоннадан артык сенаж һәм 15 мең тонна печән җыелган инде.

Вера Муратова
Фото e-kama. ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев