Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Тележурналистлар Түбән Камага килде

7-9 сентябрьдә өченче мәртәбә Түбән Камада «Камский бриз» төбәк телекомпанияләренең фестивале узды.

Фестивальнең оештыручылары — «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре администрациясе, НТР медиахолдингы (Түбән Кама). 

Татарстанның телевизион журналистика профессионаллары «Камский Артек» мәйданчыгында җыелды. Алар ике көн дәвамында төрле юнәлешләр буенча осталык дәресләрендә, дискуссияләрдә, экскурсияләрдә катнаштылар һәм актуаль темалар буенча аралаштылар. Фестивальнең беренче көнендә мобиль журналистика турында осталык дәресе үткәрелде. Анда «Татмедиа» департаментының социаль медиа бүлеге баш белгече, «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары алып баручысы Алмаз Хәкимов алып баручының кадрдагы эш үзенчәлеге турында сөйләде. Фестиваль кысаларында журналистлар өчен укулар да оештырылды. 

"Камский бриз«да катнашучылар «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев; Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин; «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков; төп Республика телекомпанияләренең генераль директорлары Илшат Әминов (ТНВ), Фирдүс Гыймалтдинов («Татарстан» ДТРК), Андрей Кузьмин (Татарстан-24) белән очраштылар. 

Бәйгедә Татарстанның 20 шәһәреннән һәм районыннан 24 телекомпания һәм телестудия катнашты. Алар — Түбән Кама, Актаныш, Баулы, Әлмәт, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яр Чаллы, Чистай, Азнакай, Менделеевск, Алабуга, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгәннәр. Быел җюри игътибарына 165 эш тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан 7 номинациядә иң яхшы эшләр сайлап алынды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Новости Нижнекамска» иң яхшы мәгълүмати программа дип танылды, ә иң яхшы «Мобильный репортер» Вера Вирц булды. «Геройлар» һәм «Монтаж сәнгате» номинацияләрендә икенче урын Александр Халинга бирелде, Вера Моратова «Репортаж» номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Ильхом Джураев «Видеомонтаж сәнгате» номинациясендә икенче урынны яулады, Булат Әбделманов һәм Илья Челноков «Видео төшерү сәнгате» номинациясендә өченче урынны алдылар, Алмаз Кашаев «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин НТР медиа-холдингы җитәкчесе Рамил Галиевкә үзара тыгыз хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты тапшырды. НТР телекомпаниясендә күрсәтелгән һәм сез яратып өлгергән «Берберебезгә якынрак булыйк» тапшыруының авторы, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка Рәхмәт хаты тапшырылды. Проект — авыр тормыш хәлендә калган кешеләр турында. 

Быел фестиваль узган еллардан бераз үзгә булып, махсус хәрби операциядә һәлак булган НТР каналы тележурналисты Александр Комаров истәлегенә үткәрелде. Мәгълүм булганча, Александр фронтка үз теләге белән «Алга» исемле батальон составында китте. Үткен каләмле, төгәл фикерле Александр Комаров — телевидение дөньясында якты эз калдырган журналист. Кеше зарларын тыңлау гына түгел, ә ярдәм итү — тәҗрибәле журналист үз алдына шундый максат куйган иде. Халыкка хезмәт итү, ватанпәрвәрлек хисе аны «Нефтехимик» эзтабарлар отрядына алып килә. Туган илне саклауны изге бурыч, дип саный. Ул 2023 елның алтынчы февралендә Угледар янындагы авыр сугышлар барышында алган ярадан һәлак булды. 

НТР медиахолдингы бинасында каһарман журналистка мемориаль такта ачылды. Аны ачу митингында шәһәр җитәкчелеге, журналистның хезмәттәшләре, дуслары, әнисе һәм хатыны катнашты. «Нефтехимик» отряды вәкилләре Александр Комаров соңгы тапкыр "Хәтер вахтасы«нда булган Карелиядән чыршы үсентеләре алып кайтканнар. Бу агачлар НТР ишегалдына утыртылды. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Камский бриз» иң яхшы эшләрне сайлап кына калмый, бу — зур журналистика форумы, аның бурычы — массакүләм мәгълүмат чараларын сыйфатлырак һәм кызыклырак итү. 

Фотолар https://vk. com/ntrtv сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев