Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленә гариза бирү кампаниясе ачылды

Заявканы фестиваль сайтында калдырырга мөмкин.

Татарстанда 25 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» 11 нче ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Анда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге республика яшьләре катнаша ала. Заявканы фестивальнең сайтында bzzm. ru. адресы буенча калдырырга мөмкин.

Ялгыз һәм команда зачетында да чыгыш ясарга мөмкин, моның өчен төрле номинацияләр каралган, мәсәлән:

  • «Музыкаль юнәлеш»;
  • «Бию юнәлеше»;
  • «Дан минуты».

Фестивальнең зона этаплары узачак:

  • Яр Чаллыда — 6-7 октябрь;
  • Әлмәттә — 13-14 октябрь;
  • Казанда — 20-21 октябрьдә.

Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьдә Татарстан башкаласында узачак фестивальнең суперфиналында катнаша. Гала-концерт Казанның «Пирамида» сында 20 ноябрьдә узачак. 

Фото: «Наше время — Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев