Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда Кама елгасы аша күпернең торыгын төзү тәмамланды

Ул ике ярны тоташтырды.

Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп үтүче, Кама елгасы аша салына торган 1,3 километр озынлыгындагы күпер 85 процентка әзер. Бүген күпернең торыгын төзү эшләре тәмамланды, ул ике ярны тоташтырды.

«Бер ел эчендә республикада ике күпер барлыкка киләчәк. Алар безнең төбәк кенә түгел, ә бөтен ил өчен төзелә. Без бу хакта хәтта хыяллана да алмый идек», — дип белдерде эш барышы белән танышырга килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Ул күпер төзүчеләргә эшне сыйфатлы итеп һәм тиз башкарганнары өчен аерым рәхмәт белдерде, төзелеш эшләренең графиктан бер елга диярлек алда баруын билгеләп үтте.

«Күпердә машиналар хәрәкәтен инде быел ук җибәрәчәкбез», — дип искәртте Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук транспорт инфраструктурасын үстерүнең Россия икътисадын үстерүдә төп һәм перспективалы юнәлеш булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп үтә торган юл гамәлдәге юлны шактый бушатырга мөмкинлек бирәчәк, аны машиналарның зур агымы һәм дублерлар булмау аркасында хәтта ремонтка да яба алмаганнар иде.

«Без катлаулы чорда яшибез, бездә дублер юллар булырга тиеш. Шуңа күрә проект шул исәптән иминлек мәсьәләләрен дә хәл итә», — дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

Күпернең торыгын терәк өлешләренә төшерү төзелешнең алдагы этабы булачак. Бу эшне 2024 елның октябрендә төгәлләргә ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев