Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда белем көне 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татарстанда белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк, чөнки 1 сентябрь ял көненә — якшәмбегә туры килә. Бу хакта брифингта журналистның быел 1 сентябрь гамәлдән чыгарыламы дигән соравына җавап биргәндә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан хат алдык, ул [Белем көне — ред. иск.] 2 сентябрьгә күчерелә. Шулай булгач, 1 сентябрь безнең балалар өчен гамәлдән чыгарылмый, ул 2 сентябрьдә генә булачак», — дип аңлатты министр.

Шул рәвешле балалар мәктәпкә гадәттәгедән бер көнгә соңрак барачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев